Фән һәм технологияләр елы кысаларында яшь бөгелмәлеләр экспериментларда катнаша

2021 елның 19 феврале, җомга

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ләйсән Сөләйманова балаларга галимнәр булырга һәм «Һава үзлекләре» темасына тәҗрибә үткәрү өчен фәнни лабораториягә барырга тәкъдим итте. Тәрбияләнүчеләр һаваның нәрсә икәнен, аның нинди үзенчәлекләргә ия булуын ачыкладылар. Шулай ук балалар һаваның тормыш өчен әһәмияте турында белемнәрен системалаштырдылар.

Кече мәктәп яшендәге балалар белән тәрбияче Наилә Шәйхуллина «Барысын да белергә телим» модуле буенча уен-экспериментлар оештырды. Тикшерү эшчәнлегендә тәрбияләнүчеләр мөстәкыйль рәвештә экспериментлар ясадылар, нәтиҗәләрне чагыштырдылар, анализладылар, мөстәкыйль нәтиҗәләр ясадылар.

Тәрбияче Энҗе Булатова «Кар һәм боз үзлекләре» дигән бөтен дөнья картинасын формалаштыру буенча танып-белү дәресе үткәрде. Педагог проблемалы-эзләнү ситуациясен булдырды, аны хәл итү өчен балалар бөтен чара дәвамында җаваплар эзләделәр.

«Серле рәсем» темасына су белән экспериментлар ясау буенча практикумны кече яшьтәге балаларга приют тәрбиячесе Мария Тазова тәкъдим итте.

Педагоглар сүзләренә караганда, эксперименталь эшчәнлек балаларга практикада яңа белемнәр алу мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International