«Үземә үзем психолог» программасын тормышка ашыру кысаларында 18 февраль көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова «Мин һәм минем чикләрем» дигән дәрес үткәрде.
Дәрес үзеңне танып белүгә ярдәм итүгә һәм шәхси үсешне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән иде. Төп бурычлар: үз чикләреңне табу һәм алар эчендә үзең өчен уңайлы шартлар булдыру.
Әлеге чарада Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 17 укучысы катнашты. Балалар «Учлар», «Шәхси дистанцияне билгеләү», «Шәһәр», «Комплиментлар даирәсе» күнегүләрен үтәделәр, алар эмпатияне үстерүгә ярдәм итте.