Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә интеллектуаль тайпылышлары һәм аутистик спектрда тайпылышлары булган, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләр өчен көндез тору төркеме эшли башлады.
Төркем эшенең төп максаты булып психик һәм физик сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән социаль тернәкләндерү, социаль изоляцияне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук актив тормыш позициясен формалаштыру һәм социаль хезмәтләр алучыларның иҗади потенциалын үстерү тора. Социаль хезмәт күрсәтү кысаларында гражданнарның көндезге мәшгульлеге һәм ялы оештырыла.
Барлык кызыксындырган сораулар белән «Ышаныч» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенә Яр Чаллы шәһәре, Грин урамы, 9 нчы йорт адресы буенча яки (8552) 70-66-43 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.