«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм алды чарасы

2021 елның 19 феврале, җомга

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль-спорт бәйрәме узды.

Балалар ярыштылар, җырлар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм күңел ачу формасында узды һәм төрле эстафеталардан торды. Балалар зур активлык күрсәттеләр, бер-берсенә яхшы кәеф, аралашу шатлыгы һәм елмаюлар бүләк иттеләр, нинди җитез, чыдам, кыю булуларын күрсәттеләр. Барлык кунакларга да бүләк итеп балалар биеп күрсәттеләр.

Белгечләр сүзләренә караганда, үзәктә үткәрелә торган музыкаль-спорт чаралары балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә шатлык китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International