«Асылташ» социаль приютында әдәби кичә узды

2021 елның 19 феврале, җомга

17 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Туган як» дип исемләнгән әдәби кичә узды.

Дәрес ТАССРның барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән танышудан башланды. Тәрбиячеләр балаларга Татарстан милли мәдәнияте, фән һәм мәгариф үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Татарстанның мәдәни гореф-гадәтләре, әдәбияты һәм кухнясы өлкәсендәге белемнәрне тикшерү өчен тәрбияләнүчеләр арасында интеллектуаль викторина үткәрелде. Кичә милли хәрәкәтчән уеннарны үз эченә алган спорт эстафетасы белән дәвам итте.

Чара ахырында приютта тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр республика гимнын һәм популяр «Мин яратам сине, Татарстан» татар җырын башкардылар, туган як турында рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International