19 февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хатын-кызлар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Анда 9 эш бирүче катнашты: «ПФМК» ҖЧҖ, «Таткоммунпромкомплект» ҖЧҖ, «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ, «Школьное питание» ҖЧҖ, «Авалон Продакшн» ҖЧҖ, «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, «Ышаныч» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Яшел Үзән муниципаль районы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе.
Эш бирүчеләр тарафыннан 34 вакансия тәкъдим ителде: әйләнә-тирә мохитне саклау буенча инженер, механик җыю эшләре слесаре, пешекче, икмәк-күмәч эшләнмәләре технологы, пешекче, тегүче, кадрлар буенча белгеч, социаль эш буенча белгеч, баш хисапчы, педагог-психолог, шәфкать туташы, табиб, няня, бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең оператив дежурные һ. б.
Вакансияләр ярминкәсендә 64 кеше катнашты. Алар эш бирүчеләр белән әңгәмә узып, булган вакансияләр урынына үз кандидатураларын тәкъдим итү, буш эш урыннары турында мәгълүмат белән танышу, хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация алу мөмкинлеге алды. 25 эш эзләүче кабат әңгәмәгә чакырылды.
