Әлмәт районында балалар өчен үткәннәргә экскурсия оештырдылар

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан 18 февральдә Әлмәт шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда «Музыка музейда» дигән чара узды. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә торучы җиде балигъ булмаган бала өчен кызыклы экскурсия оештырылды.

Чараның максаты тарих һәм мәдәният бердәмлеге турында күзаллауны формалаштыру иде. Балалар Советлар Союзы атмосферасына чумдылар, иске журналлар һәм газеталар белән таныштылар, СССР картасын карадылар, винил пластинкаларын тыңладылар, гади совет гражданинының фатирында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International