«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Бөгелмә районының «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагыларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.
Социаль хезмәткәр Валентина Маслова, хезмәт алучы Галина Борисовна белән берлектә, үз куллары белән котлау открыткалары ясадылар, аларны өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәт алучыларына бүләк иттеләр.
Бәйрәм белән шулай ук тыл хезмәтчәне Нигъмәтулла Гобәйдулла улы Гыйниятуллинны да котладылар. Әфганстанда хезмәт иткән Равил Рәхимҗан улы Мәрдәнов белән бергә комплекслы үзәк хезмәткәрләре сугыш ветераны янында булдылар, аңа нык сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр.