Татарстанда 2020 елда планлаштырылган саннан 800гә күбрәк эш урыны булдырылган

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Министрлык тарафыннан муниципалитетлар белән берлектә, кадрлар белән тәэмин итү эшен җайга салу өчен, якындагы бер-ике елга планлаштырыла торган эш урыннары булдыру мониторингы алып барыла. 2020 елда 7,9 мең эш урыны булдыру планлаштырылган иде. Чынлыкта 8,7 мең эш урыны булдырылды. Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан килгән мәгълүматларга караганда, 2021 елда яңа төзелгән һәм эшләп килүче предприятиеләрдә 11 мең яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

Татарстанда 2021 елда иң күп эш урыннары булдырырга планлаштырган предприятиеләр исемлегенә Биектау муниципаль районында «М-7 агросәнәгать паркы» (1 500), Зәй муниципаль районында «Энка иншаат ве санайи аноним ширкети» (1 530), «Озон Волга» ҖЧҖ (721), «Хайер Индастри Рус» ҖЧҖ һәм «Хайер Электрикал Эпплаенсис Рус» ҖЧҖ (495әр) керә. Төбәктә шулай ук озак сроклы перспективага кадрларга ихтыяҗны фаразлыйлар. «Бу һөнәри белем бирү системасына яшь буенча китүче хезмәткәрләргә алмашка кадрларга алдан заказ бирү, булган вакансияләрне канәгатьләндерү һәм ябу өчен кирәк», – дип хәбәр итте республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.

Хәзер тармак министрлыкларына һәм ведомстволарына эре предприятиеләр белән берлектә, муниципалитетларга урта һәм кече бизнес белән бергә урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча кадрлар әзерләүгә ихтыяҗны һәм эшче һөнәрләр буенча тизләтелгән әзерләүгә, киләсе 7 елга эшчеләрне яңадан әзерләүгә ихтыяҗны фаразларга кирәк. 2021 елның 1 мартына кадәр аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына килештерү өчен җибәрергә, ә 1 апрельгә кадәр килештерелгән фаразны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына тапшырырга кирәк.

Алга таба прогноз мәгариф оешмаларына кабул итүнең контроль цифрларын формалаштырганда нигез итеп алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International