2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шушы вакыйга уңаеннан «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина «Тел – халыкның җаны» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чара шулай ук 21 февральдә билгеләп үтелүче Халыкара туган тел көненә багышланган иде.
Мәгълүмати сәгать барышында Лениногорск районы яшьләре Халыкара туган тел көне тарихы, шулай ук төрле халыкларның телләре һәм мәдәнияте турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Шулай ук балалар өчен кызыклы биремнәр дә әзерләнгән иде. Аларны үтәп, балалар рус теленең ни дәрәҗәдә бай һәм матур булуына инана алдылар.