2021 елның 24 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 31 228 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 796 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,54 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 46 237 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 576 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,68 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 752 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 95 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.