18 нче февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы Зур Ключи авыл җирлеге Башкарма комитетына барып кайтты.
Мәшгульлек үзәге белгече 15 гражданга эш белән тәэмин итү, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту, эшсезлек буенча пособие түләү, эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә үзмәшгульлек һәм җәмәгать эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча консультация хезмәтләре күрсәтте.
Мобиль офис эше кысаларында 5 кеше яңадан рәсмиләштерү узды.