ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Казан шәһәре оешмасында хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.
Шулай итеп, «Казан курьер» ҖЧҖ 9 хезмәткәр алдындагы гомуми 369 мең сумлык бурычын түләде.
Шулай ук Казан шәһәренең «Сервистелеком» ҖЧҖендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 4 хезмәткәргә 717 мең сум акча түләде.