«Ялкын» социаль приюты коллективы семинарда катнашты

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре балаларны психосексуаль үстерү һәм тәрбияләү мәсьәләләре буенча семинарда катнаштылар. Чара Бөгелмә шәһәренең Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм озата бару үзәге базасында узды.

Педагог-психолог А. Ю. Никанорова тәрбия мәсьәләләрендә ата-аналар компетентлыгын арттыруга, ата-аналар кайгыртуының әһәмиятен аңлауга юнәлдерелгән «Гаиләдә бала» дигән психологик күнегү үткәрде.

Шулай ук приют коллективы баш мие штурмында катнашты, махсуслаштырылган учреждение шартларында балаларның психосексуаль үсеше үзенчәлекләре белән, учреждение белгечләренә психологик киеренкелекнең кискенлеген бетерергә, баланың социаль сәламәт мохиттә тормышка беренче адаптациясен уздырырга, югалган социаль элемтәләрне торгызырга ярдәм итә торган техникалар һәм технологияләр белән танышты.

Ярдәм үзәге педагог-психологы А. С. Колесникова аңлатканча, барлык җитди тайпылышлар, гадәттә, яшүсмерләр яшенә кергәнче үк килеп чыга, шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтәге баланың җенси үсешенә вакытында игътибар итәргә кирәк.

Чара ахырында семинарда катнашучылар сертификатлар һәм буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International