«Җаваплы ата-ана мәктәбе» социаль проекты кысаларында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында һәм социаль участокларда даими рәвештә балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен төзәтү буенча дәресләр үткәрелә.
Шушы көннәрдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече А. Х. Кашапова социаль хезмәт алучылар арасыннан ата-аналар белән чираттагы төркемле дәрес үткәрде. Чара балалар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү максатыннан бала тыңламау ситуациясендә уңай караш күнекмәләрен формалаштыруга, шулай ук балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен нормальләштерүгә юнәлдерелгән иде.
Шунысы куанычлы, ата-аналар мондый дәресләрдә зур кызыксыну белән катнашалар һәм үз балалары проблемаларына күбрәк игътибар бирергә, өйләрдә уңайлы, ышанычлы атмосфера тудырырга омтылалар.