Зәй мәктәпләренең берсендә укучылар белән профилактик очрашу үткәрелде

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Зәй муниципаль районында балигъ булмаганнар белән эшләүнең традицион төрләренең берсе – гомуми белем бирү учреждениеләре базасында ведомствоара утырышлар үткәрү.

Әйтик, 12 март көнне «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре инициативасы белән районның профилактика субъектлары белгечләре катнашында чираттагы чара оештырылды. Очрашу 5 нче санлы Зәй төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.

Чара барышында балалар һәм яшүсмерләр РФ Җинаять һәм Административ кодексларының маддәләре һәм наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләр һәм хокук бозулар кылуга бәйле рәвештә килеп чыга торган җаваплылык белән таныштылар. Шулай ук чарада катнашучылар җәза төрләре һәм закон белән каршылыкка кергән затларны исәпкә алу формалары турында да белделәр.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор укучыларга тәмәке һәм тарту өчен катнашмаларының, электрон тәмәке, алкоголь эчемлекләренең һәм наркотикларның зыяны турында искә төшерде.

Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе белгечләре яшь буынга шәһәрдә ял һәм сәламәтләндерүне оештыру мөмкинлекләре, районның спорт инфраструктурасы, эшләүче түгәрәкләр, секцияләр, клублар турында сөйләделәр. Клуб җитәкчесе Антон Миронов «Застава» хәрби-патриотик клубы турында мәгълүмат белән уртаклашты.

Чара ахырында «Шатлык» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балаларга «Балалар ышаныч телефоны», «ПАМ куллану» һ. б. буклетлар һәм белешмәлекләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International