Мәшгульлек үзәгендә эшсез яшел үзәнлеләрнең бизнес-планнарын бәяләделәр

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

11 нче март көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үз эшләрен башлап җибәрергә теләүче эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча экспертлар советының быел беренче утырышы булып узды.

Утырышта биш бизнес-план һәм аларга материаллар каралды. Эксперт советы түбәндәге эшчәнлек төрләре буенча өч гражданның бизнес-планнарын хуплады: шәхси заказ буенча кухня җиһазлары эшләү, косметология өлкәсендә хезмәт күрсәтү, шиномонтаж һәм җиңел автомобильләр өчен тәгәрмәчләрне баланслау өлкәсендә хезмәт күрсәтү.

Килешүгә кул куйганнан һәм салым инспекциясендә теркәлгәннән соң гражданнарга 145 100 сум күләмендә бизнес-планны гамәлгә ашыруга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International