Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Татар милли орнаменты белән танышу» дигән танып-белү дәресе узды.
Балалар татар милли орнаменты тарихы, аның төрләре белән таныштылар. Тәрбияләнүчеләр орнамент элементларының төрлелеге, төснең әһәмияте турында белделәр. Шулай ук балалар өчен татар орнаменты белән бизәлгән эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды, тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Мондый дәресләр, оештыручылар сүзләренчә, халык сәнгатенә карата кызыксыну тәрбияли, татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра.