Бу ял көннәрендә Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Май чабу бәйрәменә багышланган чаралар узды. Тармак белгечләре үз карамагындагылар өчен уеннар, җырлар һәм биюләр белән күңел ачу чаралары оештырдылар, шулай ук аларны коймак белән сыйладылар.
Мәсәлән, Мамадыш районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм саф һавада, спорт уеннары рәвешендә узды. Бәйрәмнән соң барысы да тәмле коймак белән кайнар чәй эчтеләр.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә ял көне клубы кысаларында «Май чабу ыгы-зыгысы» дигән чара уздырдылар. Анда социаль хезмәт алучы 27 балигъ булмаган бала катнашты. Дәрес башында белгечләр балаларны бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, кышны озату һәм язны каршылау йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләштеләр. Аннан соң балалар төсле кәгазьдән курчак ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Бәйрәм коймаклары белән бөгелмәлеләр дә сыйланды. «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучыларның балалары өчен матур бәйрәм оештырдылар. Балалар әти-әниләре белән бергә конкурсларда, халык уеннарында катнаштылар, кар лабиринты уздылар һәм ледянкаларда шудылар. Саф һавадагы уеннардан соң бәйрәм кунаклары тәмле коймак һәм тәм-томнар белән сыйландылар.