Татарстан Республикасында яшәүчеләр 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга пособиеләр билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияләрне түбәндәге телефоннар буенча ала алалар: +7 (843) 557-21-13, 557-21-12 и 557-19-36.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча эшсезләр арасыннан сигез кеше «Визажист» программасы буенча белем алды.
1 нче апрельдә Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча сигез эшсез граждан «Каш буяучы» программасы буенча укуга кереште. Курс 160 академик сәгать дәвам итәчәк. Укулар «Квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы» АКБО узачак.
Шушы көннәрдә Спас районының «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Компьютер грамоталылыгы» юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында чираттагы дәрес узды.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Демография» милли проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк булган авыл халкын медицина оешмаларына китерү программасы уңышлы тормышка ашырыла.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Тәрбиячеләр балаларда тере табигатькә карата кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү, әйләнә-тирә дөньяны сакларга өйрәтү мөһим, дип саный.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы дәрес уздырылды. Барлык профилактик чараларны үтәп үткәрелгән чарада өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары катнашты.
2 нче апрель көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Барлык һөнәрләр дә бик мөһим» дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрелде. Чара балаларны һөнәрләрнең төрлелеге белән таныштыруга, төрле һөнәр вәкилләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
2 нче апрель көнне Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Кояш һәркем өчен дә яктырта» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрделәр. Социаль хезмәт алучылар катнашкан чара Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган иде.