2 нче апрель көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Барлык һөнәрләр дә бик мөһим» дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрелде. Чара балаларны һөнәрләрнең төрлелеге белән таныштыруга, төрле һөнәр вәкилләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Дәресне уздырганда балаларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алынды. Мәгълүмати технологияләрне куллану эш рәвешләрен һәм методларын төрлеләндерергә һәм балаларның танып-белү эшчәнлеген активлаштырырга мөмкинлек бирде. Дәрестә «Хәрефләр буенча һөнәрләрне ата», «Тасвирлау буенча һөнәрне бел» дидактик уеннары кулланылды. Балалар игътибар белән шигырь-табышмаклар һәм видеотабышмаклар чиштеләр, тематик мәкальләрне искә төшерделәр.
Ахырда катнашучылар күмәк иҗади эш башкардылар.