1 нче апрельдә Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча сигез эшсез граждан «Каш буяучы» программасы буенча укуга кереште. Курс 160 академик сәгать дәвам итәчәк. Укулар «Квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы» АКБО узачак.
Беренче дәрестә тыңлаучылар укыту программасы, дәресләр расписаниесе белән таныштылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм укытучы белән әңгәмәдә актив катнаштылар.
Эшсез гражданнар өчен уку – ул яңа һөнәри күнекмәләр үстерү, алар киләчәк һөнәри эшчәнлектә ярдәм итәчәк.