Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча эшсезләр арасыннан сигез кеше «Визажист» программасы буенча белем алды. Курсларны Квалификацияне үстерү региональ агентлыгы оештырды.
Уку нәтиҗәләре буенча барлык тыңлаучыларга яңа квалификация бирелде, билгеләнгән үрнәктәге документ тапшырылды. Алынган белемнәр гражданнарга алга таба һөнәри үсешләрендә ярдәм итәчәк.