Казанның өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Казан шәһәренең өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, «Гертек» ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 109 мең сумлык бурычын түләде.

«Автодело» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә 57 мең сум түләде.

«Нефтеальянсресурс» ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 50 мең сумлык бурычын түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International