«Рассвет» үзәге социаль педагогы компьютер грамоталылыгы буенча дәрес үткәрде

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Спас районының «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Компьютер грамоталылыгы» юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында чираттагы дәрес узды.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Евгения Малеева балигъ булмаганнарны Paint программасы белән таныштырды. Балалар график редакторның характеристикалары, эшләү принциплары турында белделәр, программа белән эшләүнең база күнекмәләрен үзләштерделәр. Дәрестә алынган белемнәр балигъ булмаганнарда танып-белү кызыксынуын үстерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International