Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Демография» милли проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк булган авыл халкын медицина оешмаларына китерү программасы уңышлы тормышка ашырыла.
Чаралар Теләче үзәк район хастаханәсе администрациясе белән килештерелгән график буенча башкарыла. 2021 елның 1 кварталында медицина тикшерүе узу өчен район медицина оешмаларына 300 кеше китерелде. Икенче кварталда 436 кешене китерү планлаштырыла.
Илкүләм проект чаралары ярдәмендә өлкән кешеләр авыруларны иртә ачыклауга юнәлдерелгән профилактик тикшерүләр, диспансерлаштыру, шулай ук өстәмә тикшеренүләр узалар. Бер үк вакытта өлкән яшьтәге кешеләргә сәламәт туклану һәм булган авырулар мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәләр.