Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Кояш һәркем өчен дә яктырта» дигән дәрес узды

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

2 нче апрель көнне Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Кояш һәркем өчен дә яктырта» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрделәр. Социаль хезмәт алучылар катнашкан чара Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган иде.

Дәрес барышында балигъ булмаганнар белән «Нәрсә ул аутизм?» дигән интерактив әңгәмә үткәрделәр. Балалар аутистларның үз-үзләрен тотышы, мондый үзенчәлекле кешеләр белән ничек аралашырга кирәклеге турында белделәр. Аутистлар арасында бөтен дөньяга танылган талантлы кешеләр бик күп – моңа аерым игътибар юнәлтелде.

Шулай ук социаль хезмәт алучылар «Зажги синим» Бөтендөнья акциясенә дә кушылдылар: зәңгәр төсләрдә ясалган рәсемнәрен балалар #зажгисиним, #2апреля хэштеглары астында социаль челтәрләргә элделәр.

Мондый чаралар балигъ булмаганнарның толерант тотышын формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International