Балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтү программасы кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль участокларда «Үз-үзеңне тотышыңны көйләү күнекмәләренә өйрәтү» дигән темага дәресләр үткәрде. Чараларда куркыныч төркеменә керүче балигъ булмаганнар һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
29 майда «Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкаләтле вәкиле» исеменә XII Республика смотр-конкурсының финалы булды. Җиңү өчен республиканың төрле предприятиеләре һәм тармаклары вәкилләре көрәште. 15 катнашучы хезмәтне саклау өлкәсендә үз белемнәрен һәм компетенцияләрен күрсәттеләр.
Балтач районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә илтү дәвам итә. Вакытында диспансерлаштыру узу сәламәтлек проблемаларын вакытында ачыкларга һәм дәвалауны башларга ярдәм итә. Бу эшнең нәтиҗәсе – өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларның актив озын гомерлелеге өчен шартлар тудыру.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен чара оештырды. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланган.
Минзәлә муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган күңел ачу чаралары узды. Социаль хезмәтләр алучылар өчен төрле күңел ачу чаралары оештырылды.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә җәйге яулык тегү буенча мастер-класс узды. Иҗади остаханәдә социаль хезмәтләр алучылар җәйге гардеробка бик яхшы өстәмә булачак җиңел һәм стильле аксессуар булдыру техникасын үзләштерделәр.
Социаль яклау бүлеге Арча үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда Балаларны яклау көненә багышланган матур чара оештырды. Кунаклар «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә, «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар һәм Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә укучылар булды.
Бүген Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре тарафыннан оештырган чарада катнашты. Халыкара балаларны яклау көне алдыннан ике буынны берләштереп булды.
Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы рәисе гранты акчасына Зәйдә «Бер сәгатькә ул» социаль проекты уңышлы гамәлгә ашырыла. Аның максаты – өстәмә көнкүреш ярдәменә һәм игътибарга мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләрнең көндәлек тормышын җиңеләйтү. Акциядә катнашучылар ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез ир-ат ярдәме күрсәтәләр, кирәкле физик һәм эмоциональ ярдәм күрсәтәләр.