27 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен «Компьютер белән тормыш» программасы буенча дәрес үткәрелде. Чара төрле дәүләт хезмәтләрен алу өчен интернеттан файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлдерелгән иде.
Дәрес дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада алу мөмкинлеге турында фикер алышудан башланды. Порталда теркәлү, табибка язылу, счетчик күрсәткечләрен кертү, ТКХ өчен түләү кебек хезмәтләр күрсәтелде.
Чара ахырында катнашучылар дәүләт хезмәтләренә Интернет аша теркәлгәндә электрон хөкүмәт сервисларын ничек дөрес кулланырга кирәклеген белделәр. Дәрестә биш кеше катнашты.