Белгеч «Астра» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренә вакциналаштыруның әһәмияте турында сөйләде

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча апрельнең соңгы атнасында Европа илләрендә Европа иммунлаштыру атнасы үткәрелә. 2021 елда ул 26 апрельдән 2 майга кадәр узачак. 2021 елда Европа иммунлаштыру атнасы COVID-19га каршы көрәш шартларында аерым әһәмияткә ия.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарында территориаль бүлеге башлыгы Салихова Роза Җәүдәт кызы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә булды. Белгеч үзәк коллективына привиканың өстенлеге, әһәмияте турында, шулай ук коронавирус йогыныш кисәтү буенча чаралар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International