Саба районында эксперт вакциналаштыруның әһәмияте турында сөйләде

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

2021 елның 26 апреленнән 2 маена кадәр Европа иммунлаштыру атнасы үткәрелә. Атаның төп максаты – халыкның йогышлы авыруларны кисәтүдә иммуналаштыруның әһәмияте турында белем дәрәҗәсен күтәрү.

Европа иммунлаштыру атнасы кысаларында 26 апрельдә Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсенең Саба муниципаль районындагы территориаль бүлеге белгече Шәйхетдинова Ландыш Рамил кызы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре белән коронавируска каршы вакциналаштыру үткәрү һәм иммунлаштыру мәсьәләләре буенча аңлату әңгәмәсе үткәрде.

Әлеге әңгәмәнең максаты – халыкның иммунлаштыруның һәм COVID-19 дан прививканың әһәмияте турында белем дәрәҗәсен күтәрү.

Әңгәмә барышында социаль хезмәткәрләр коронавирус йогышын профилактикалау, прививканың нәтиҗәлелеге турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International