Яшь казанлылар «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» республика проектында катнаша

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» республика проекты кысаларында Казан шәһәренең Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән бергә хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы концлагерь тоткыны Бакаева Вера Георгиевнаны котладылар.

Очрашу өй шартларында узды. Балалар Вера Георгиевнага чәчәкләр һәм открыткалар бүләк иттеләр, шигырьләр укыдылар, баян аккомпанементы астында сугыш еллары җырларын башкардылар.

Вера Георгиевна балалар чыгышын дулкынлану һәм шатлык белән каршы алды, ә соңыннан аларга үзенең сугыш аркасында өзелгән балачагы, тылдагы эше турында сөйләде, орден-медальләрен күрсәтте.

Мондый чаралар, белгечләр сүзләренә караганда, балигъ булмаганнарга сугыш елларының ерак вакыйгаларына кагылырга мөмкинлек бирә һәм аларда өлкән буынга һәм үз илебез тарихына хөрмәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International