Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 26 апрельдә Арча «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан зур бәйрәм узды.
Үзәк белгечләре бөек шагыйрь әкиятләре буенча театральләштерелгән тамаша әзерләделәр. Тамашада танылган әкият персонажлары катнашты. Балалар бик теләп яраткан Шүрәле, Су Анасы, Батыр һ.б. белән уйнадылар.
Мондый чаралар туган телгә, татар мәдәниятенә мәхәббәт, әхлак тәрбияли һәм якташ шагыйрьләрне онытмаска ярдәм итә. Габдулла Тукай – Арча районы горурлыгы.

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагогы «Яшүсмер» клубы әгъзалары өчен «Тукай дөньясына сәяхәт» дигән интерактив дәрес үткәрде.
Социаль педагог балаларны Габдулла Тукай иҗаты һәм аның биографиясе белән таныштырды, шагыйрьнең әсәрләре буенча викторина үткәрде. Чара ахырында балалар Габдулла Тукайның яраткан әкиятләре буенча рәсемнәр ясадылар.
Чараны оештыручылар балаларга Г. Тукай китапларын укырга киңәш итте, чөнки алар матурлыкка, яхшылыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өндиләр.
Шундый чаралар Алексеевск районы «Яшүсмер» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Баулы районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең һ.б. учреждение балалары белән дә үткәрделәр.
