COVID-19 таралуны кисәтү һәм Европа иммунлаштыру атнасы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр өчен вакциналаштыру уза.
Прививкалар алдыннан медицина хезмәткәрләре температураны, кан басымын үлчиләр, сәламәтлекнең гомуми торышын, прививкага каршы күрсәткечләр булуны бәялиләр. Шуннан соң «Спутник V» («Гам-КОВИД-Вак») прививкасы ясатыла.
Вакциналаштыру әлеге авыруга иммунитет булдырырга һәм сәламәтлекне сакларга мөмкинлек бирә, бу интернат-йортның нигезен тәшкил итүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен аеруча актуаль.
Бүгенге көндә учреждениенең 70%тан артык хезмәткәрләре һәм интернат-йортта яшәүчеләрнең барысы да вакциналаштырылган.