Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре Европа иммунлаштыру атнасында актив катнашалар. Иммунлаштыру атнасы 2021 елда 26 апрельдән 2 майга кадәр уза.
Шулай, шушы көннәрдә Алабуга «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә район үзәк хастаханәсенең профилактика кабинеты табибы тарафыннан социаль хезмәткәрләр өчен лекция уздырылган.
Лекциядән соң хезмәткәрләр COVID-19 каршы прививка ясатты. Бүгенге көндә үзәктә 48 кеше вакцинация узды, бу барлык хезмәткәрләрнең 87% ын тәшкил итә.
Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары белән консультатив очрашулар узды. Теләче районы Әбде, Олы Нырсы, Олы Мәтәскә авыл җирлекләрендә вакцинациянең нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча аңлату эшләре алып барылды.
Аксубай «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре карамагындагылар белән әңгәмәләр үткәрәләр һәм аларга прививкаларның әһәмияте турында белешмәлекләр өләшәләр.
Буаның «Гармония» үзәге белгечләре «Яшүсмер» клубы әгъзалары белән «Прививкалар – безнең дусларыбыз!» дигән дәрес уздырганнар.
Менделеевск «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Профилактик прививкалар кирәклеге» дигән әңгәмә уздырылган. Чара Менделеевск үзәк район хастаханәсе педиатры Данилова Галина Петровна катнашында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы ата-аналар өчен үткәрелде. Әлеге чарада 8 кеше катнашты. Катнашучыларга шулай ук «Кисәтү. Саклану. Прививка ясау» дигән буклет таратылды.