Зәйнең пенсия алды яшендәге хезмәткәрләренә яңадан уку мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр

2021 елның 30 апреле, җомга

Кичә Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече һәм Зәй районы Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте белгече «Зәй элеваторы» ҖЧҖ пенсия яшендәге хезмәткәрләре белән очрашты.

Очрашу пенсия алды яшендәге гражданнарга әлеге яшь категориясенә бирелә торган хокуклар, ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат бирү максатыннан оештырылды.

Очрашу барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Ләйсән Баһаветдинова чарада катнашучыларга «Россия эше» порталы функцияләре, «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында һөнәри белем алу мөмкинлеге турында сөйләде.

Зәй районының клиентлар хезмәте белгече Лилия Рәхимҗанова пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә пенсия реформасына бәйле законнардагы үзгәрешләр буенча консультация бирде.

Очрашуда катнашучыларның барысы да үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International