«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Казан шәһәренең мәдәният сарайларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр өчен «Өмет – Надежда» хатын-кызлар депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырылган чаралар уза.
Очрашу барышында Казан шәһәре халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ата-аналарга үзәкнең эшчәнлеге, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр, мөмкинлекләре чикле балалар өчен клублар эше турында хәбәр итәләр. Ата-аналарга шулай ук социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында сөйлиләр.
Очрашуда катнашучылар үсеш үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләрнең актуаль проблемаларын билгеләү, кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге алдылар.