Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә ветераннарны хөрмәтлиләр

2021 елның 30 апреле, җомга

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында чара узган.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән янәшә үткәрелгән минутлар һәрберебез өчен кадерле. Бу – тыныч күк йөзе өчен көрәшкән кешеләргә ихтирам күрсәтү һәм аларга «рәхмәт» әйтү мөмкинлеге.

Очрашу вакытында ветераннар сугыш тарихлары һәм кичерешләре белән уртаклаштылар, яраткан җырларын башкардылар. Әңгәмә күңелле атмосферада үтте һәм чәй эчү белән тәмамланды.

Тукай муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр өләшәләр.

«Татарстанның кече нефть компаниясе» ҖЧҖ директоры Тимур Шәймиев ветераннарга азык-төлек җыелмалары тапшыруны тәэмин итте.

Кичә «Шәфкать» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева һәм компания вәкиле Лидия Мозаффарова 7 ветеранның өендә булдылар һәм аларга азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.

Ветераннарыбызга җылы теләкләр һәм котлаулар күңелгә хуш килде, аларның һәркайсы игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International