Яшьләр арасында җинаятьчелекне, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган башка хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан Алексеевск районының «Забота» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә инспекторы белән «Нигә полициягә учетка куялар?» дигән темага әңгәмә оештырылды.
Әңгәмә барышында балаларга «хокук бозу» һәм «җинаять» төшенчәләре аңлатылды. Белгечләр балигъ булмаганнарны полициягә профилактик учетка кую өчен нинди нигезләр барлыгын, балигъ булмаганнарның хокукка каршы гамәлләре өчен җаваплылык булуын аңлаттылар. Моннан тыш, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә инспекторы тәмәке һәм тарту катнашмалары, алкоголь эчемлекләре һәм наркотик чаралар куллануның зыяны темасына да кагылды.