27 апрельдә cоциаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен «Авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру» дигән темага семинар узды.
Семинар 2019-2022 елларга халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасын формалаштыру һәм үстерү концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында, республикада 2017-2022 елларга хатын-кызлар мәнфәгатьләрендәге гамәлләр милли стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планын үтәү йөзеннән ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырылды.
Чараның максаты булып социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгеч-психологларына һөнәри ярдәм күрсәтү торды.
Дәрес барышында гаиләнең төп норматив булмаган кризислары һәм аларга хезмәт күрсәтүче факторлар каралды, гаиләдә көчләү очракларын идентификацияләү һәм көчләүдән зыян күргән балаларга үз вакытында ярдәм күрсәтү проблемалары өйрәнелде, шулай ук кризислы хәлләрдә гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтүнең практик тәҗрибәсе күрсәтелде һәм балалар-ата-аналар арасындагы гармонияле мөнәсәбәтләрне формалаштыру буенча киңәшләр бирелде.
Спикерлар сыйфатында Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институты, ТР Мәгарифне үстерү институты фәнни хезмәткәрләре, шулай ук «Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү республика үзәге вәкилләре, Россия психологик җәмгыятенең Идел буе федераль округы буенча кризислы медик-психологик ярдәм буенча экспертлар чыгыш ясады.
90 белгеч семинарда катнашты һәм аның югары практик әһәмиятен билгеләп үтте.