Тукай интернат-йорты базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча дәресләр уза

2021 елның 30 апреле, җомга

Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кертелә.

Бүген учреждение белгечләре «Өлкән яшьтәге авыручыларның төп үзенчәлекләре. Деменция», «Вируслы йогышларны профилактикалау» темалары буенча түгәрәк өстәл узды.

Уку барышында тыңлаучылар өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны тернәкләндерү мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.

Тернәкләндерү һәм карау мәктәбенең төп максаты булып инвалидның яки өлкән кешенең социаль адаптациясе һәм тормыш дәрәҗәсенең оптималь мөмкин булган дәрәҗәсенә ирешү, шулай ук авыр өзлегүләр үсеше куркынычын киметү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International