7 июнь көнне узган атналык планеркада Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтшин Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләрен бүләкләде.
8 июньдә Россиядә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле социаль тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары, кадерле коллегалар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Кадерле дуслар! Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм!
Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Васильевна Стратонова янына бардылар. Чара ветеранның туган көне уңаеннан оештырылды. Балалар әбигә үз куллары белән ясаган матур интерьер панносы бүләк иттеләр.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Казан шәһәренең «ПАТП № 4» МУП вәкилләре катнашында эш бирүче көне уздырды.
Яшүсмерләрнең укудан буш вакытларында мәшгульлеге караучысызлыкны, хокук бозуларны, наркоманияне, балигъ булмаганнарның хәмер эчемлекләр куллануын профилактикалауга ярдәм итә. Шулай ук вакытлыча эшкә урнашу яшүсмерләргә үзләренең аерым чыгымнарга мөстәкыйль акча эшләргә мөмкинлек бирә, аз керемле гаиләләрнең матди хәлен яхшыртуга йогынты ясый.
4 июнь көнне Казан шәһәренең Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы һәм Казан архитектура, төзелеш һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте волонтерлары «Бөтендөнья велосипед көне» дип исемләнгән ишегалды чарасы үткәрделәр. Анда социаль хезмәт алучылар катнашты.
14 яшьтән өлкәнрәк балигъ булмаганнарның хезмәт белән мәшгульлеген оештыру буенча ведомствоара эш кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ведомствоара патронатта торучы яшүсмерләргә социаль ярдәм күрсәтәләр.
Һәр ата-ана һөнәр сайлау бала тормышында иң мөһимнәрнең берсе булуын аңлый. Яр Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге балаларына бу мәсьәләдә ярдәмгә педагоглар гына түгел, ә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре дә килә.