Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан яшүсмерләр өстәмә матди ярдәм алачак

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Яшүсмерләрнең укудан буш вакытларында мәшгульлеге караучысызлыкны, хокук бозуларны, наркоманияне, балигъ булмаганнарның хәмер эчемлекләр куллануын профилактикалауга ярдәм итә. Шулай ук вакытлыча эшкә урнашу яшүсмерләргә үзләренең аерым чыгымнарга мөстәкыйль акча эшләргә мөмкинлек бирә, аз керемле гаиләләрнең матди хәлен яхшыртуга йогынты ясый.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан яшүсмерләр, эш бирүченең хезмәт хакыннан тыш, мәшгульлек үзәгеннән матди ярдәм алалар. Аның күләме эшләнгән айга 2 250 сум тәшкил итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нигезендә мәктәп укучыларының хезмәт хакы законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаска тиеш. Ул эшләгән вакытка пропорциональ рәвештә түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International