7 июнь көнне узган атналык планеркада Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтшин Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләрен бүләкләде.
Озак еллар намуслы хезмәте, вазыйфаи бурычларны намуслы башкаруы өчен интернат-йортта няня булып эшләүче Ирина Александровна Калашниковага ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Баш хисапчы Татьяна Владимировна Кузьмичева район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Район башлыгының рәхмәт хатлары белән кер юу буенча машинист Галина Николаевна Гнидина һәм Спас интернат-йортының газ казаны операторы Сергей Витальевич Растремин бүләкләнделәр.
