Яшел Үзән мәшгульлек үзәге эш бирүче көненә йомгак ясады

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Казан шәһәренең «ПАТП № 4» МУП вәкилләре катнашында эш бирүче көне уздырды. Эш эзләүчеләргә автобус йөртүче, кондуктор, аккумуляторчы, механик, хисапчы һөнәрләре буенча 20дән артык эш урыны тәкъдим иттеләр.

Автотранспорт предприятиесе бушлай медицина тикшерүе оештырырга, машина йөртүчеләрне тиешле категориягә укытырга, шулай ук эшкә илтү һәм кире алып кайтуның вахта ысулын тәкъдим итәргә һәм чит шәһәрләрдән килгәннәрне тулай торак белән тәэмин итәргә әзер.

Чарага 23 кеше килгән иде. Алар барысы да хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International