Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Кадерле дуслар!

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм!

Сезнең хезмәтегез көннән-көн катлаулана һәм төрлеләнә бара. Җәмгыятьтә сезнең ролегез елдан-ел арта гына, тармак мөмкинлекләре, безнең инструментлар һәм программалар киңәя. Социаль хезмәткәр – кыенлыкларга юлыккан яки өстәмә игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәмче. Сез өлкәннәр һәм ветераннар, инвалидлар һәм аерым ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр турында кайгыртасыз.

Бөтен ил буенча 10 меңнән артык социаль яклау учреждениеләре һәм аларның бүлекләре эшли. Бу 400 меңнән артык белгеч, алар 6 миллион гражданга ярдәм күрсәтә.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм иң изге теләкләр телим! Бәяләп бетергесез хезмәтегез өчен рәхмәт!

РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International