Һәр ата-ана һөнәр сайлау бала тормышында иң мөһимнәрнең берсе булуын аңлый. Яр Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге балаларына бу мәсьәләдә ярдәмгә педагоглар гына түгел, ә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре дә килә.
4 июнь көнне һөнәри консультант С. Ю. Бахмутова тернәкләнүчеләргә һөнәр сайлау мөмкинлекләре һәм мөмкин булган кыенлыкларны җиңү юллары турында сөйләде. Балалар кунакны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Әлеге чарада тернәкләндерү үзәгенең алты тәрбияләнүчесе катнашты.
Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында үткәрелүче мондый һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналарына үз баласының мөмкинлекләрен өйрәнергә һәм аңа туры килә торган һөнәрләрне билгеләргә ярдәм итә.