Казанда яшь велосипедчыларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

4 июнь көнне Казан шәһәренең Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы һәм Казан архитектура, төзелеш һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте волонтерлары «Бөтендөнья велосипед көне» дип исемләнгән ишегалды чарасы үткәрделәр. Анда социаль хезмәт алучылар катнашты.

Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм балигъ булмаганнарның игътибарын велосипедта йөргәндә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

Балалар велосипедның уйлап табылу тарихы, сәламәтлек өчен велосипедта йөрү файдасы турында белделәр, уен формасында велосипедчылар өчен юл йөрү кагыйдәләре белән таныштылар, викторинада катнаштылар, рәхәтләнеп тематик табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр. Барлык катнашучыларга да юл йөрү кагыйдәләре язылган белешмәлекләр тапшырылды.

Чара асфальтта рәсем ясау конкурсы белән тәмамланды. Барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International