Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Васильевна Стратонова янына бардылар. Чара ветеранның туган көне уңаеннан оештырылды. Балалар әбигә үз куллары белән ясаган матур интерьер панносы бүләк иттеләр.
Чара бик күңелле һәм дулкынландыргыч килеп чыкты. Мария Васильевнаның кызы Галина Николаевна, белеме буенча тарихчы, әнисенең сугышчан юлы турында сөйләде. Гаиләдә сугыш елларының фоторәсемнәре һәм хатлары сакланган. Балалар зур кызыксыну белән илебез тарихының куркыныч еллары турында хикәя тыңладылар.
Мондый очрашуларның максаты – патриотлык һәм гражданлык хисе тәрбияләү.