Балигъ булмаган казанлыларга каникул вакытында эшкә урнашырга булышалар

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

14 яшьтән өлкәнрәк балигъ булмаганнарның хезмәт белән мәшгульлеген оештыру буенча ведомствоара эш кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ведомствоара патронатта торучы яшүсмерләргә социаль ярдәм күрсәтәләр.

Шулай итеп, 3 нче июнь көнне Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, балигъ булмаганнар өчен мәгълүмати сәгать уздырдылар. Аның кысаларында балаларга эшкә урнашу кагыйдәләре һәм шартлары буенча консультация бирделәр, вакансияләр сайлауда һәм алга таба эшкә урнашуда ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International